30 июльдә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хәрби-диңгез флоты көне» дигән кызыклы хәбәрләр сәгате узды.
Балалар июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында белделәр. Аннары алар сугышчы-интернационалистлар мемориалында булдылар, анда традиция буенча бәйрәм хөрмәтенә митинг узды. Хәрби-диңгез флоты сафларында хезмәт иткән хәрбиләр балаларга армия еллары турында сөйләделәр, балалар белән бергә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, тантаналы рәвештә хәрби-диңгез флагы күтәрделәр.