Министрлык «Талантлар салават күпере» конкурс-фестивале үткәрә

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Сентябрьдә республикада психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар карамагындагылар арасында «Талантлар салават күпере» конкурс-фестивале узачак.

Иҗади конкурс социаль хезмәтләр алучыларны актив эшчәнлеккә һәм аралашуга этәрергә, аларның иҗади потенциалын үстерергә һәм ачарга, шулай ук иҗади коллектив җитәкчеләренең һөнәри осталыгын арттырырга гына түгел, ә аларның тәҗрибәсен дә таратырга тиеш.

Конкурс-фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Вокал», «Нәфис сүз», «Бию», «Концерт һәм шоу-программалар алып баручысы».

Конкурста катнашу өчен rrc.org@bk.ru электрон почта адресына гариза җибәрергә кирәк («Конкурс-фестиваль» тамгасы белән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International