Алабуга интернат-йортында яшәүчеләр өчен экскурсия үткәрелде

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен Изге Троица мәхәлләсе настоятеле иерей Илия Кривов бик кызыклы танып белү экскурсиясе үткәрде.

Интернат-йорт янында диярлек һәйкәл-мемориал статусына ия Троицк зираты урнашкан. Интернат-йортта яшәүчеләр аның шундый бай тарихы барлыгын белмәгәннәр. Илия Кривов кызыклы фактлар сөйләде, өлкәннәрнең сорауларына җавап бирде.

Олы яшьтәгеләргә экскурсия бик ошады, алар үз шәһәрләренең тарихын яхшырак белделәр. Кайбер экскурсантлар гыйбадәтханә төзү өчен хәер дә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International