«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә рәсем сәнгате буенча мастер-класс узды

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде. Чара декоратив-гамәли иҗат белән кызыксынуны арттыруга, вак моториканы һәм игътибарлылыкны яхшыртуга юнәлдерелгән иде.

Эш барышында белгеч гуашь белән башкарылган әзер эшләрне күрсәтте. Чарада катнашучылар эш эзлеклелеге, кәгазьгә буяу салу ысуллары турында белделәр, төсләрне сузарга өйрәнделәр. Социаль хезмәтләр алучылар мондый эшнең зур рәхәтлек китерүен билгеләп үттеләр.

Рәсем сәнгате белән шөгыльләнү иҗади потенциалны ача, фантазия һәм күзаллауны үстерә, кәефкә уңай йогынты ясый, үз-үзеңә карата хөрмәт хисен арттыра.

Чарада җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International