«Кояшкай» үзәгендә тәрбияләнүчеләргә Фәрештәләр аллеясы турында сөйләделәр

2023 елның 28 июле, җомга

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Донбассның ак фәрештәләре» дигән чара узды. Ул Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган.

Чара барышында балалар Донбассның тыныч халкына каршы фаҗигале фактлар белән таныштылар, онытылырга тиеш булмаган тарихлар белделәр. Шулай ук аларга Фәрештәләр аллеясы турында да сөйләделәр.

Хәтер билгесе итеп, балалар кәгазь күгәрченнәр ясадылар һәм кечкенә фәрештәләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук алар «Һәрвакыт тынычлык булсын!» темасына рәсемнәр ясадылар, күккә ак шарлар җибәрделәр һәм хәтер шәме кабыздылар.

Мондый чаралар үсеп килүче буын өчен бик мөһим, чөнки алар сугыш кичергән кешеләргә карата кызгану хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International