Лаеш муниципаль районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ял итү эшчәнлеген оештыру буенча эш алып барыла. Чараның максатлары – гражданнарның социомәдәни киңлеккә оптималь керүе һәм социомәдәни элемтәләрне торгызу.
Гавриил Романович Державинның 280 еллыгына Лаеш шәһәрендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонттан соң Г .Р. Державин музее кабат үз ишекләрен ачты.
27 июльдә беренчеләрдән булып музейга көндезге тору төркеменнән социаль хезмәтләр алучылар һәм балалы гаиләләр барды. Музейда бинаны реконструкцияләү тәмамланган һәм җиде залда урнашкан экспозицияләр яңартылган. Балалар һәм өлкәннәр экскурсоводны тыңладылар һәм экспонатларны кызыксынып карадылар. Бай экспозиция, заманча стиль, интерактив мультимедия аппаратурасы һәм Лаеш тарихы бик күп якты тәэсирләр калдырды. Чара олыларны да, балаларны да битараф калдырмады.