27 июльдә Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша табибка язылырга өйрәнделәр. Чара «Яңаны беләм» мөмкинлекләре чикле затлар өчен социаль-тирәлек тернәкләндерүе программасы кысаларында оештырылды.
Тернәкләнүчеләрнең берсенә чыннан да Республика стоматология поликлиникасына язылырга кирәк иде. Социаль тернәкләндерү буенча белгеч ярдәмендә проблема хәл ителде.
«Яңаны беләм» программасы җәмгыятьтә алга таба мөстәкыйль яшәү өчен файдалы күнекмәләр алырга ярдәм итә.