«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә «Донбассның ак фәрештәләре» дигән чара узды

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

27 июльдә Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Донбассның ак фәрештәләре» дигән чара уздырылды. Ул Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акция кысаларында үткәрелде.

Социаль хезмәтләр алучылар «Донбассның ак фәрештәләре» видеоролигын карадылар, һәлак булган балаларны искә алдылар. Белгеч искә төшергәнчә, бу көнне шәм кабызырга, мемориалларга чәчәкләр салырга, уенчыклар калдырырга, ак розалар утыртырга, ак шарлар һәм кәгазь кораблар җибәрергә мөмкин.

Чара бер минут тынлык белән тәмамланды. Акциядә 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International