«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә мотивацион чара узды

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

27 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаҗәеп кешеләр тормышы» темасына чара узды. Ул бәйрәм кәефен булдыруга һәм социаль активлык ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.

Мотивацион чарада гармунчылар Рифат Хөснетдинов һәм Сәетҗан Исхаков үзләренең иҗаты, мавыгулары турында сөйләделәр, шуның белән тамашачыларны үз талантларын ачарга дәртләндерделәр. Гармунчылар аккомпанементы астында башкарылган татар, рус җырлары тыңлаучыларның күңелләренә үтеп керде.

Шулай ук волонтер Шәихтимер Насриев һәм үзәк хезмәткәрләре башкаруындагы вальс чараның бизәге булды. Социаль хезмәт алучылар кунакларга иҗади очрашу өчен рәхмәт белдерде.

Чарада 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International