«Ышаныч» комплекслы үзәгендә үсемлекләр терапиясе уңышлы кулланыла

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның декабреннән Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 93 яшьлек тыл хезмәтчәне Вәсимә Гаусиевна, ә 2022 елның маеннан 80 яшьлек Любовь Борисовна социаль хезмәтләр алалар. Ике хатын-кызның да яраткан шөгыльләренең берсе – үсемлекләр үстерү.

Любовь Борисовна бөтен буш вакытын фатирда, ә җәй көне балконында урнашкан кечкенә чәчәк бакчасына багышлый. Социаль хезмәткәр белән бергә алар гарденотерапия белән мавыгалар. Бу социаль технология социаль хезмәтләр алучыларның эмоциональ халәтен яхшыртырга ярдәм итә.

Вәсимә Гаусиевнага килгәндә, аның бөтен тормышы биология белән тыгыз бәйле. Пенсионер гарденотерапия ярдәмендә табигать белән аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерә. Лоджиядә ул ел саен помидор һәм кыяр үстерә.

Яраткан шөгыль һәр яшьтә кешенең ялын ямьләндерергә, акылның җанлылыгын сакларга, тормышка кызыксыну, үз-үзеңне бәяләү дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә, тормыш сыйфатын яхшырта. Мондый ял чаралары өлкәннәр белән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International