Бүген, Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көнендә, бөтен ил буенча истәлекле акцияләр уза. Татарстанның Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үзәк китапханә хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләргә бу көн, кораллы низаг корбаннары булган балалар турында сөйләделәр.
Балалар шәмнәр кабыздылар һәм күккә ак шарлар җибәрделәр. Шулай итеп алар вакытсыз киткән Донбасс фәрештәләрен искә алдылар.