Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Ольга Бочкарева социаль хезмәтләр алучылар белән мәгълүмати әңгәмә үткәрде. Мошенниклык, хокук бозулар һәм саклану чаралары турында сөйләштеләр.

Конкрет мисалларда Ольга Бочкарева чит гражданнар белән аралашу үзенчәлекләрен, таныш булмаган кешеләр белән телефон аша аралашканда саклык чараларын аңлатты. Әңгәмә ахырында интернат-йорт карамагындагы кешеләр алдау очрагында эш итү алгоритмы һәм төрле оешмаларның телефон номерлары белән брошюралар алдадылар.

Чараны оештыручы билгеләп үткәнчә, мондый әңгәмәләр өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларын булдырмауга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International