18 июльдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә булдылар. Егетләр һәм кызлар өчен «Роботлар иленнән качу» мультипликацион фильмын карау оештырылды.
Мондый чаралар үсеш үзенчәлекләре булган яшьләрнең социомәдәни адаптациясенә, аларның мәдәни-массакүләм ял итү турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Кинога барыр алдыннан үзәк белгечләре яшьләр белән урамда һәм җәмәгать урыннарында куркынычсыз тәртипнең төп кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Фильмны караганнан соң, социаль хезмәт алучылар аралаштылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.