«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка рәссамнар килде

2023 елның 14 июле, җомга

12 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Аны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге һәм «Россия православная» гомумроссия иҗтимагый оешмасы вәкилләре үткәрде.

Рәссамнар картинаны табигатьтән язу буенча мастер-класс күрсәттеләр, буяуларны катнаштыру серләре белән уртаклаштылар, эшләрнең эзлеклелеген аңлаттылар. Аннары балалар кызыксынып иҗади эшчәнлеккә керешәләр. Һәр бала үз рәсемендә эмоциональ халәтен чагылдырды.

Балаларның әзер эшләрен рәссамнар югары бәяләде. Ахырда кунаклар тәрбияләнүчеләргә киләчәк иҗади эшчәнлек өчен бүләкләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International