Бүген Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова «көмеш» волонтерлар һәм приютта тәрбияләнүчеләр катнашында шахмат-шашка турниры оештырды.
Приютка килгән кунаклар балаларга бу кызыклы интеллектуаль уеннарның барлыкка килү тарихын сөйләделәр, балачакта уйнаган «Кәҗә һәм бүреләр», «Почмаклар» уеннары белән таныштырдылар. Балалар белән бергә шашка һәм шахмат уеннары кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Аннары шашка һәм шахмат буенча ярышлар уздырылды. Чара дуслык атмосферасында узды.
Чара саф һавада чәй эчү белән тәмамланды.