Казанда Марат Ильясовның СМОГУКАРларында ярышлар узды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

«Мин булдыра алам» мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү автоном коммерциячел булмаган оешмасы 23 июньдә Марат Ильясовның СМОГУКАРларында спорт чарасы үткәрде. Анда Казан шәһәренең 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге пациентлары катнашты.

Чара #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе гранты белән оештырылды.

Чараның чакырылган кунаклары арасында – ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев, «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү  үзәге директоры Ольга Гончарова, «Ярдам–Помощь» гомуммилли хәйрия фондының чаралар үткәрү бүлеге белгече Марат Кадыйров, табиб-реабилитологлар һ. б. Чаңгы узышлары һәм биатлон буенча Паралимпия чемпионы Ирина Полякова спорт чарасында катнашучылар алдында үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International