Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә серле Монтессори дөньясына мавыктыргыч сәяхәт уздырдылар.
Аутизм спектры бозылулары булган балада вак моторика, кулларның сенсомотор координациясе, игътибарны һәм тырышлыкны яхшырту максатыннан үзәк белгечләре көн саен үз эшләрендә рамка-вкладышлар кулланалар. Монтессори дөньясы өчен нигез булып уен аша танып белү, сөйләм, физик күнекмәләрне үстерү, вак моториканы үстерү тора.
«Монтессори методының мөмкинлекләрен үз дәресләребездә кулланып, без баланың хезмәттәшлек һәм үзара хөрмәт күрсәтү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итәбез», – дип билгеләп үтә үзәк белгече Анна Кузьмина.