«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр фармацевтлар ролендә булдылар

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

«Иртә һөнәри юнәлеш бирү» модуле дәресләре кысаларында 24 июньдә Алексеевскның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Даруханә» сюжетлы-рольле уены узды.

Дәрес дару препаратлары, фармацевт, дару үсемлекләре, лаборатория кебек билгеләмәләрне кабатлаудан башланды. Аннары тәрбияче Виктор Лифанов балаларга «Даруханә» сюжетлы-рольле уенда катнашырга тәкъдим итте. Балалар уен формасында диалог алып барырга өйрәнделәр, шулай ук оештыру һәм иҗади сәләтләрен үстерделәр.

Ахырда тәрбияләнүчеләр тәрбияченең сорауларына җавап бирде, шуның белән үткән материалны ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International