«Опека» үзәге наркотикларга каршы айлыкка кушылды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

23 июньдә, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, Әлмәт районындагы «Опека» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре наркотикларга каршы айлыкка кушылдылар һәм социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балаларның һәм Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Айрат Хәйруллинның очрашуын оештырдылар.

Әңгәмә барышында катнашучылар балигъ булмаганнарга наркотиклар куллану өчен җәза чарасы, наркоҗинаятьләр өчен җаваплылык төрләре, наркомания үсеше стадияләре, наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында белделәр. Чара ахырында балигъ булмаганнарга агитация материаллары тапшырылды.

Чарада 30 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International