«Опека» үзәге хезмәтләрен алучыларны тегәргә өйрәтәләр

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар белән төрле тукымалардан көнкүреш әйберләре ясау күнекмәләрен, шулай ук электр белән идарә ителә торган тегү машинасын куллану күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән практик чара уздырдылар.

Чара хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында узды. Катнашучылар белән тегү машинасында эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр. Аннары социаль хезмәтләр алучылар милли татар костюмын тектеләр.

«Опека» үзәгенең хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында максатчан төркемдә өлешчә мәшгульлек, үзмәшгульлек күнекмәләре формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International