Татарстанлыларны дүрт көнлек эш атнасы көтә

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисенең «2023 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2023 елның 25 мартындагы 189 номерлы Указы нигезендә 2023 елның 28 июнеКорбан бәйрәмен үткәрү башлану көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше). Шулай итеп, 27 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International