22–24 июнь көннәрендә Казанда күрү сәләте буенча инвалидларның һәм аларның этләренең «Һәр адымда – ике йөрәк янәшәдә» төбәкара ачык тернәкләндерү фестивале уза. Чарада илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр катнаша.
Бүген Казан Кремле ишегалдында фестивальнең тантаналы ачылышы булды. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Министрлык коллективы исеменнән чарада катнашучыларны һәм кунакларны министр урынбасары Юлия Абдреева сәламләде.
«Мондый чараларны үткәрү инвалидларны җәмгыятькә җайлаштыруда зур әһәмияткә ия, сукыр кешеләргә озата баручы этләрнең нинди мөмкинлекләр ачуын аңларга ярдәм итә. Мондый ярдәмчеләр ярдәмендә күрү сәләте чикләнгән кешеләр үзләрен иреклерәк һәм бәйсезрәк хис итә», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
