Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Хәтер шәме» акциясенә кушылды

2023 елның 23 июне, җомга

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне Россия халыклары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары булган ватандашларын искә ала. Бөтен ил территориясендә дәүләт флаглары төшерелә, ә мәдәният учреждениеләрендә, телевидениедә һәм радиода көн дәвамында күңел ачу чаралары һәм тапшырулар туктатыла. Хәтер һәм кайгы көненең төп тематик проектларының берсе – «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе.

Акция онлайн-форматта үткәрелә, бу күпсанлы гражданнарга https://www.деньпамяти.рф/ сайтында виртуаль шәмнәр кабызу юлы белән гомуммилли Хәтер һәм кайгы көненә кушылырга мөмкинлек бирә.

Бөтенроссия чарасына Министрлыкка караган халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре дә кушылды. Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Светлана Плисова җитәкчелегендәге ярымстационар төркем тәрбияләнүчеләре үз куллары белән «Хәтер шәме» аппликациясен башкардылар. Һәр тәрбияләнүче үз шәмен кабызды.

Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре дә үз карамагындагылар белән бергә акциягә кушылды.

22 июньдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре дә хәтер һәм кайгы шәмнәрен кабызды.

21 июньдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен оригами техникасында шәмнәр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Акциягә шулай ук 56 өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар, «көмеш» волонтерлар һәм район мәктәпләре укучылары да кушылды.

22 июньдә Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре шәмнәр кабызды һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Чарада 35 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International