17 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары Сабантуйда катнаштылар. «Прибрежный» паркындагы мәйданда алар кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмә-ярминкәсен оештырдылар. Күргәзмәдә бисер үрү техникасында башкарылган эшләр тәкъдим ителде. Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар төрле мастер-классларда катнаштылар, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алдылар.
Чарада дүрт кеше катнашты.