Кама Аланы интернат-йортында Сабантуйны билгеләп үттеләр

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Кама Аланы интернат-йортында Сабантуйны билгеләп үттеләр. Чараны оештыручылар – учреждение белгечләре.

Бәйрәмдә социаль хезмәтләр алучылар өчен спорт ярышлары оештырылды. Сабантуйда катнашучыларның барысы да бүләкләр һәм сувенирлар алды. Күңелле Сабантуй бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International