Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы уза

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм яңа алымнарын кертү максатыннан 31 майдан 29 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының төбәк этабын үткәрә.

Конкурста катнаша алалар:

- «Иң яхшы белгеч» номинациясендә – халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча белгечләре;

– «Иң яхшы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» номинациясендә – эшкә яраклы халык санына карап республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре;

– «Иң яхшы проект» номинациясендә – халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылган яки гамәлгә ашырыла торган проектлар.

Һәр мәшгульлек үзәгеннән конкурста катнашу өчен барлык номинацияләрдә яки аерым номинацияләрдә гаризалар тапшырылырга мөмкин.

«Иң яхшы белгеч» номинациясендә конкурсның җиңүчеләре һәм призерлары түбәндәге категорияләр кысаларында билгеләнә:

- «Иң яхшы кадрлар консультанты»;

- «Иң яхшы карьера буенча консультант»;

- «Иң яхшы һөнәри консультант»;

«Иң яхшы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» номинациясендә конкурсның җиңүчеләре һәм призерлары түбәндәге категорияләр кысаларында билгеләнә:

- «1 нче дәрәҗә иң яхшы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»;

- «2 нче дәрәҗә иң яхшы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»;

- «3 нче дәрәҗә иң яхшы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге».

«Иң яхшы проект» номинациясендәге категорияләр конкурс комиссиясе карары белән билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International