Минзәлә балалары өчен мәшгульлек үзәгенә экскурсия оештырдылар

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәр сайлау матрицасы» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече балигъ булмаганнар өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә экскурсия оештырды. Чараның максаты – балаларны халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән оешма эшчәнлеге белән таныштыру.

Балаларны мәшгульлек үзәге директоры Ләлә Сәгыйрова каршы алды. Ул экскурсия үткәрде, Минзәлә районы хезмәт базарындагы һәм вакансияләр банкындагы вәзгыять, шәһәр предприятиеләрендәге вакансияләр, гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү, яңадан укыту, җәйге каникуллар чорында балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International