13 июньдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирү чарасы шундый девиз астында узды.
Балалар «Барлык эшләр дә яхшы, ошаганын сайла» презентациясен карадылар, күргәннәре турында фикер алыштылар. Тәрбияләнүчеләр аларның беренчел бурычы – махсус уку йортларында уку өчен мәктәптә яхшы белем алу дигән нәтиҗәгә килделәр. Аннары балалар һөнәрләр турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Уен вакытында балалар үзләрен аш-су осталары, балта осталары, бала караучы ярдәмчеләре, урманчылар ролендә сынап карадылар.