Мамадыш районы социаль хезмәткәрләре Карау мәктәбендә белем ала

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыручы технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.

Чираттагы төркемле дәрестә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны караучы социаль хезмәткәрләр квалификацияләрен күтәрделәр. Бүлек мөдире Марина Аскарова карауның төп кагыйдәләрен искә төшерде, видеоматериал күрсәтте. Алга таба алган белемнәрне практикада ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International