«Ышаныч» комплекслы үзәгендә бию терапиясе үткәрелә

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Бию терапиясе» технологиясе актив кулланыла, ул киеренкелекне, арыганлыкны бетерергә, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшыртырга һәм тәрбияләнүчеләрдә ритм хисе үстерергә мөмкинлек бирә.

«Яхшы очрашулар» проекты кысаларында Яр Чаллы һәм Кама аръягы эшлекле хатын-кызлар берлеге ярдәме белән хореограф Аделя Галимарданова җитәкчелегендә бию буенча чираттагы мастер-класс узды. Бию хәрәкәтләре ярдәмендә социаль хезмәт алучылар үзләрендә мәхәббәт энергиясен табарга һәм аны тирә-юньдәгеләргә бирергә өйрәнгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International