Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларның хокукый культурасын формалаштыру максатыннан «Балаларга хокуклар һәм бурычлар турында» дигән чара уздырганнар.
Тәүлек әйләнәсе бүлеге тәрбиячесе Надежда Максютина балалар өчен мультипликацион фильм әзерләгән иде. Мультфильмны карау барышында балалар төп хокуклар һәм бурычлар белән таныштылар. Балалар хокукларны белү генә түгел, үз бурычларыңны да үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.