Министр урынбасары Юлия Абдреева «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хөрмәтле кунаклар катнашында бәйрәм чарасы узды.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм башка кунаклар балаларны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар, барлык балаларга шатлыклы, кайгысыз балачак һәм барлык теләкләренең тормышка ашуын теләделәр. Балалар кунакларны үз чыгышлары белән сөендерделәр.

Шулай ук уздырылган чара актлар залын ачуга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International