2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында грант алучы «Музыкаль калейдоскоп» проектын тормышка ашыру кысаларында Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең логопеды һәм педагог-психологы үз эшләрендә төрле укыту ысулларын кулланалар. Аларның берсе – музыка коралы глюкофон белән эшләү.
Глюкофон фикерләрне җыярга ярдәм итә, тынычландыра. Музыка коралы баланың координациясен, игътибарын, реакциясен үстерергә ярдәм итә, вак моториканы үстерә һәм музыкага мәхәббәт тәрбияли. Кул бармаклары эше баш миенең төрле урыннарын активлаштыра. Шулай ук көй ярдәмендә бала үз хисләрен белдерә.
«Глюкофонда цифрларны өйрәнү» темасына чираттагы дәресне педагог-психолог Миләүшә Хәмитова үткәрде. Дәрестә бала саннарны кабатлый һәм саннарны төрле тәртиптә әйтә. Моның өчен ул төрле тәртиптә саннар ябыштырылган инструментны таяк белән шакырга тиеш. Бала уң һәм сул кулларын кулланып, саннарны шакый, ә глюкофон көй чыгара – яңа көй туа.
Белгеч әйтүенчә, дәресләр баш миенең төрле өлкәләрен активлаштырырга, саннарны өйрәнергә яки кабатларга булыша. Шулай ук балаларда импровизацияләү процессында иҗади сәләтләр күренә.