Казанда Социаль хезмәткәр көнендә тармак хезмәткәрләрен бүләкләделәр

2023 елның 9 июне, җомга

8 июньдә, Социаль хезмәткәр көне уңаеннан, Казанда тантаналы чара узды. Бу көнне республиканың социаль тармак хезмәткәрләре адресына җылы котлау сүзләре яңгырады, тантаналы чара кунакларын концерт номерлары белән сөендерделәр. Шулай ук хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте игълан ителде:

- Давыдова Ольга Николаевнага;

- Аглиева Диләрә Фәнис кызына;

- Сәлахова Фәридә Фаил кызына;

- Титова Альбина Равил кызына.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ТР халыкны социаль яклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

- Галина Зөлфирә Шәих кызы;

- Садриева Әлфия Шәйхулла кызы;

- Тарасова Наталья Геннадьевна.

Социаль хезмәт күрсәтүне үстерүдә һәм нәтиҗәлелеген арттыруда күрсәткән хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәте игълан ителде:

- Газдалиева Илирә Фәйзелхак кызына;

- Ихсанова Әлмирә Фердиат кызына;

- Романова Надежда Геннадьевнага;

- Самойлова Татьяна Александровнага.

Озак еллар хезмәт иткәннәре, профессионализмнары һәм үз вазифаларын намуслы башкарганнары өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

- Вассунова Людмила Анатольевна;

- Абдуллина Алия Мусавир кызы;

- Мурзакова Светлана Александровна;

- Сафина Гөлназ Наил кызы.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Кадыйрова Эльвира Җәүдәт кызы;

- Борисов Александр Григорьевич.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

- Нәбиева Эльвира Суфия ызы;

- Нуриева Илсинә Хәйдәрьян кызы;

- Юрина Светлана Ивановна.

Шулай ук «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән һәм «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар шефлар белән әзерли» чарасын оештыруда һәм әзерләүдә актив ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы бүләкләнделәр.

Бәйрәм чарасы кысаларында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре бүләкләнде:

- «Балалы гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүнең иң яхшы практикасы»: Палачева Татьяна Ивановна;

- «Мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүнең иң яхшы практикасы»: Җиһаншина Гүзәл Марс кызы;

- «Туганнарча карарга ярдәм итүнең иң яхшы практикасы»: Драничникова Юлия Алексеевна;

- «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны карауның иң яхшы практикасы»: Аскарова Марина Владимировна;

- «Инвалидларны социаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү буенча иң яхшы практика»: Гончарова Ольга Львовна;

- «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә гамәлгә ашырылган ирекле оешманың (волонтерларның) иң яхшы проекты»: Исмәгыйлова Светлана Вадимовна;

- «Һөнәрдә озак еллар өчен»: Әхмәтҗанова Елена Ивановна;

- «Ел уңышы»: Ибраһимова Надежда Викторовна;

- «Ел ачылышы»: Ипаров Ринат Валерьевич;

- «Тотрыклылык һәм сыйфат»: Ганиева Зөлфия Дәүләтхан кызы;

- Нигъмәтуллина Гөлчәчәк Рамазан кызы.

Шулай ук диплом һәм акчалата премия Т. В. Кәлимуллина исемендәге премия җиңүчесенә тапшырылды. Бүләкне психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Кама Аланы интернат-йорты директоры Татьяна Валентиновна Краснова алды. Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Татьяна Валентиновна Кәлимуллина истәлегенә премия быел беренче тапкыр үткәрелде. Иң яхшы җитәкче исеме өчен барлыгы 11 җитәкче көрәште.

«Республика матди ярдәм үзәгенең иң яхшы бүлеге – 2022» исеменә республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләре арасында республика конкурсы нәтиҗәләре:

- «Социаль ярдәм чараларын алучылар саны 10 000 кешегә кадәр» категориясендә иң яхшы бүлек» номинациясе: Зәйнетдинова Эльвира Марат кызы, Әгерҗе районының 2 нче бүлек мөдире;

- «Социаль ярдәм чараларын алучылар саны 10 000 дән 30 000 гә кадәр» категориясендә иң яхшы бүлек» номинациясе: Вәлиәхмәтова Филсинә Шамил кызы, Биектау районының 17 нче бүлек мөдире;

- «30 000 кешедән алып социаль ярдәм чараларын алучылар саны» категориясендә иң яхшы бүлек» номинациясе: Слободчикова Людмила Ивановна, Түбән Кама районының 31 нче бүлек мөдире.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International