Буа интернат-йортында «Үзем иҗат итәм» проекты тормышка ашырыла

2023 елның 9 июне, җомга

Хезмәт эшчәнлеге аша, шул исәптән өлкәннәрнең актив тормыш позициясен үстерү ярдәмендә өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту һәм тулы тормыш өчен шартлар тудыру максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында катнашты. «Үзем иҗат итәм» проекты белән ул «Халыкның зәгыйфь катламнарын яклау» номинациясендә грант отты.

«Үзем иҗат итәм» проекты интернат-йорт базасында тормышка ашырыла. Грант акчасына электр тегү машиналары сатып алынган.

Сабантуй ярминкәсендә катнашу өчен социаль хезмәт алучылар милли атрибутлар тегә башладылар. Шушы көннәрдә татар милли хатын-кыз күкрәкчәсен тегәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International