«Игелекле бакча» Татарстан Республикасы проектлары җиңүчеләр арасында

2023 елның 9 июне, җомга

«Игелекле бакча» социаль акциясе инде өченче ел Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзалары ярдәме белән гамәлгә ашырыла һәм аграр үзмәшгульлекне, шәһәр бакчачылыгын һәм бакчачылыкны үстерүгә, шулай ук аграр волонтерлыкны һәм аграр хәйриячелекне алга сөрүгә юнәлдерелгән.

«Игелекле бакча» проектының максаты − ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләргә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә йорт яны һәм бакча участокларыннан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү.

2023 елда конкурска Россия Федерациясенең 62 төбәгеннән 417 конкурс эше килгән. Татарстан Республикасы халкы тарафыннан 28 проект тәкъдим ителде. Конкурс комиссиясе карары белән дүрт социаль проект иң яхшылары дип танылды. Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Лариса Голдобина волонтерлар Данияр Мөдәрисов, Алина Мосолова, Никита Лямов, Элина Насретдинова белән берлектә «Минем яраткан бакчам» социаль проектын тормышка ашырачак.

Бөгелмә районы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Светлана Кирдинаның «Яшел утрау» проекты учреждение территориясендә Альп тавы булдыруга юнәлдерелгән.

Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Филсинә Гаптелганиева «Бакчачылар» проектын тәкъдим итте. Бакчачылыкта тәҗрибәсе булган «көмеш» яшьтәге агроволонтерлар менталь үзенчәлекләре булган 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге яшьләр белән эшләячәк.

Җиңүчеләр белән социаль агроволонтерлык проектларын гамәлгә ашыруга мини-грант бирү турында килешү төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International