Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Рус дөньясы палитрасы» дигән чара уздырылды. Чара социаль хезмәтләр алучыларны Россиянең Пушкин көне тарихы белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Белгеч катнашучыларга классикның иҗаты һәм аның әсәрләре турында видеоролик күрсәтте. Реабилитантлар онлайн-тест узды һәм рус теле кагыйдәләрен искә төшерде. Чарада 10 кеше катнашты.
Мондый чаралар рус теленә мәхәббәт тәрбияли, күзаллауны киңәйтә, хәтерне һәм логик фикерләүне яхшырта.