6 июньдә Россиядә Рус теле көне билгеләп үтелә. Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү максатыннан Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар белән берлектә «А. С. Пушкин әкиятләре буенча» интеллектуаль квестына актив кушылдылар.
Балалар уен формасында язучының әсәрләре буенча берничә станция үттеләр, кызыклы биремнәр үтәделәр. Әдәби чара балаларда шигъри сүз белән кызыксынуны үстерүгә ярдәм итте һәм җәйгә мавыктыргыч китап укуга старт бирде.