«Яңарыш» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 6 июне, сишәмбе

5 июньдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт коллективы җыелышы узды. Эшчеләрнең тормышын, физик һәм психологик сәламәтлеген саклау белән бәйле актуаль мәсьәләләрне карадылар.

Җәйге чорда массакүләм экскурсияләр оештыруда эш урыннарында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә, билгеле бер һава шартларында куркынычсызлыкның гамәли аспектлары белән танышуга аерым игътибар бирелде. Ахырда бүлек җитәкчеләре белән эш урынында хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрделәр.

Оештыручылар сүзләренчә, мондый чаралар учреждениедә куркынычсыз хезмәт культурасын үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International