Ел саен Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының барлык хезмәткәрләре учреждение территориясен бизәүгә яңа һәм кызыклы нәрсә кертергә тырышалар. Быел участок буа белән яңартылган, яңа чәчәкләр утыртылган, чәчәк түтәлләре яңартылган, ямьсез күренешкә килгән бакча фигуралары ремонтланган, приют территориясендәге агачлар буялган.
«Моның белән үзгәрешләр тәмамланмады. Идеяләр күп, һәм аларны тизрәк тормышка ашырырга телибез», – ди приют хезмәткәрләре.