Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар һәм күпсанлы волонтерлар балалар өчен күңел ачу программасы оештырдылар.
«Тулпар» ат спорты мәктәбе атларда йөрү оештырды, «Орион» яшьләр үзәге матур тамаша тәкъдим итте. Һәр бала «Славица» сәүдә йортыннан туңдырма белән сыйланды, ә тернәкләндерү үзәге педагоглары кунаклар өчен иҗади остаханәләр ачты.
Шулай ук бәйрәм кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Бүләкләрне «Кояшкай» үзәге директоры Илгиз Миңнекаев тапшырды. «Инклюзив мохит» яшьләр берләшмәсе рәисе Азат Хаҗиев барлык катнашучылар өчен татлы бүләкләр әзерләде.
Ахырда Илгиз Миңнекаев күпьеллык хезмәттәшлек өчен хәйриячеләргә рәхмәт белдерде һәм Азат Хаҗиевка мактау грамотасы тапшырды.