Социаль учреждениеләр җитәкчеләре кадрлар менеджменты өлкәсендә квалификацияләрен күтәрделәр

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

17 майдан 2 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә «Персонал белән идарә итү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Программаның актуальлеге тыңлаучыларда заманча оешма белән нәтиҗәле җитәкчелек итү максатыннан кадрлар менеджменты өлкәсендә белем системасын камилләштерү кирәклеге белән бәйле.

Дәресләр барышында тыңлаучылар персонал белән идарә итү технологияләрен, мотивация проблемаларын, хезмәт адаптациясе, персоналны үстерү һәм өйрәтү процессын, конфликтлар белән идарә итүне карадылар, идарә итү күнекмәләрен үстерү буенча тренинг үткәрелде.

Спикерлар сыйфатында Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты укытучылары, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкилләре чыгыш ясады. Ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре учреждениеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр, шул исәптән проект эше өлкәсендә дә.

Курсның 16 тыңлаучысы программаны уңышлы үзләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International