Менделеевск районындагы социаль приют «Тормыш векторы» проектын тормышка ашыра

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Тормыш векторы» проекты тормышка ашырыла, ул «Гаилә канаты астында» региональ иҗтимагый оешмасының проектын дәвам итү һәм масштаблаштыру булып тора. Проектның максаты – балаларда һәм яшүсмерләрдә сәламәтләндерү, коррекция-психологик, социомәдәни эш алып бару юлы белән сәламәт яшәү рәвеше һәм законга буйсынучан тәртипкә ихтыяҗны формалаштыру.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында приютның өлкән тәрбияләнүчеләре өчен салфеткалардан «Бәхетнең чәчәк атучы агачы» ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Дәрестә катнашучыларның һәрберсе үз чәчәкләрен ясады, алар матур чәчәк атучы агачка җыелды, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме чәчәк атучы язгы бакча булсын өчен агач башларын бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International