Минзәлә балалар иҗаты йорты тәрбияләнүчеләре Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Педагог Ольга Гыйләҗетдинова җитәкчелегендә балалар «Интерьерда геометрик орнамент» проект эшен башкардылар.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында балалар интернат-йортның ял бүлмәсе диварларын республика территориясендә яшәүче төп этнографик төркемнәрнең җиде орнаментыннан торган логотип белән буяды.