Казан психологлары психоэмоциональ травмалары булган балаларга эчке ресурсларны ачуда ярдәм итәләр

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Психоэмоциональ травмалары булган балаларга, шул исәптән сугыш зоналарыннан кайтканнарга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проект чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Казанның Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан «Син ялгыз түгел» дигән индивидуаль һәм төркемле дәресләр үткәрелде. Алар балигъ булмаганнарның эмоциональ халәтен тотрыкландыру, тискәре эмоцияләрне үзгәртү максатыннан уздырылды.

Психолог белән элемтә урнаштыру, психоэмоциональ проблемаларны җиңү өчен куркынычсыз урын булдыру максатыннан дәресләр сенсор бүлмәсенең интерактив мохитендә, ком модуле, тактиль күзәнәкләр, фиброптик җепселләр ярдәмендә уздырыла. Дәрес барышында «4 персонаж» проектив методикасы кулланыла, ул шәхеснең аңлы һәм аңсыз тотыш мотивларын, арт-терапия техникасын, «Роботлар» һәм «Әкият осталары» метафорик карталарын тикшерүгә юнәлдерелгән, алар катнашучыларга үз хисләрен турыдан-туры белдерергә, үз кабул итү чикләрен киңәйтергә ярдәм итә.

Дәресләр эчке ресурсларны ачуга, курку һәм борчылу хисләрен киметүгә, эмоциональ халәтне яхшыртуга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International