«Кама таңнары» приютыннан балаларны ял базасына чакырдылар

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

14 майда Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы шәһәренең «Дубки» ял итү базасына чакырылды. Чараны Эльвира Новикова нигез салган «Чиста йөрәкләр» волонтерлык хәрәкәте оештырды.

Балалар өчен бик яхшы программа әзерләнгән иде: концерт, хәрби-спорт уены, ком анимациясе, фокусчы чыгышлары, төрле юнәлешләр буенча иҗади мастер-класслар. Чакырылган осталар приютта тәрбияләнүчеләргә төрле прическалар, макияж, аквагрим ясадылар. Балалар попкорн, шикәр мамыгы әзерләүдә катнаштылар, аннары татлы ризыкларны татып карадылар. Балалар йортлары һәм приютлары балалары өчен әзерләнгән өстәлләр төрле ризыкларга бай иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International