Югары Ослан районының социаль учреждениеләре «Кызыл кәнәфер чәчәге» акциясендә катнаша

2023 елның 6 мае, шимбә

21 апрельдән 22 июньгә кадәр ветераннарга ярдәм итү буенча масштаблы бөтенроссия акциясе уза. Аны «Буыннар истәлеге» хәйрия фонды үткәрә. Акция кысаларында илнең һәр кешесе, значок сатып алып, ветераннарга ярдәм итү эшенә үз өлешен кертә ала.

Югары Ослан муниципаль районында да бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Социаль яклау бүлеге, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең 16 нчы бүлеге хезмәткәрләре игелекле эшкә үз өлешләрен керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International