ТР Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында, 1 Май бәйрәме алдыннан, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар алдында «Болгар таңнары» эстрада-фольклор ансамбле чыгыш ясады.
Беренче тапкыр учреждениегә килгән үзешчән коллектив туган як, дуслык, мәхәббәт турында татар һәм рус телләрендәге җырлар бүләк итте. Алар Гөлнафис Сафина, Земфира Галиуллина, Эльза Сәлихова, Гөлсария Абдрахманова, Рузанья Низамова һәм баянчы Сарым Насыйбуллин башкаруында күңелле һәм дәртле яңгырады. Интернат-йортта яшәүчеләр таныш мотивларга рәхәтләнеп кушылдылар, татар көйләренә биеделәр, артистларга алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.