«Балкыш» социаль приюты «Игелек саклагычлары» чарасына кушылды

2023 елның 28 апреле, җомга

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Иреклеләр балаларга» бөтенроссия акциясендә катнаштылар. «Игелек саклагычлары» чарасының максаты – якыннары һәм туганнары махсус хәрби операциядә катнашучы балаларга ярдәм күрсәтү.

Балалар фәрештәләр рәвешендә саклагычлар ясады. Алар фикеренчә, эшләнмәләр бәхет китерәчәк һәм явызлыктан саклаячак.

«Чара илебезнең барлык балаларын берләштерде, бу, һичшиксез, сугышчыларыбызның сугышчан рухын ныгытачак», – дип билгеләп үтә тәрбияче Антонина Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International