Минзәлә районында ветераннарны котлау башланды

2023 елның 28 апреле, җомга

Җиңү бәйрәме алдыннан Минзәлә муниципаль районында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк җыелмалары тапшырыла. Әйтик, районның халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова «Юнармия» хәрәкәте составына керүче балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен өйләрендә котладылар.

Балалар ветераннарны котлауда катнашу – алар өчен зур хөрмәт һәм җаваплылык, дип белдерде.

Татьяна Мясникова сүзләренчә, бүген Минзәлә районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 кеше, 45 тол хатын, 154 тыл хезмәтчәне яши. Аларның күбесе инде урамга чыга алмый, шуңа күрә үсеп килүче буын белән очрашу һәм аралашу алар өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International